ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда беренче полилингваль комплекс киләсе уку елында эшли башлаячак

17 август 2019, 12:07 , Фото: Султан Исхаков

Татарстанда беренче полилингваль комплекс киләсе уку елында эшли башлаячак
   Казанның 165нче мәктәбе базасында өч телдә белем бирү комплексы ачылачак.

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Татарстанда беренче полилингваль комплекс 2020 елның 1 сентябреннән эшли башлаячак. Бу хакта «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга «Татар-информ» өчен биргән интервьюсында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова сөйләде.

«Беренче комплекс киләсе уку елының 1 сентябрендә, 2020/2021 уку елларында эшли башлаячак. Бу вакытка бездә дәреслекләр дә, программа да булыр дип уйлыйм», — диде Ларионова.

Хәзерге вакытта Казан (Идел буе) федераль университеты белән кадрлар әзерләү эше алып барыла.

Ларионова сүзләренчә, Казанның инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 165нче номерлы мәктәбе полилингваль комплексның нигезенә алыначак. Полилингваль комплекста укыту өч телдә —  татар, рус һәм инглиз телләрендә барачак.

Моннан тыш, комплекслар составына мәктәпләрдән тыш, балалар бакчалары һәм өстәмә белем бирү үзәкләре дә керәчәк. Өстәвенә, федераль дәүләт стандартларыннан читләшү планлаштырылмый, диде Ларионова.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10