ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Бүген Әстерханның «Дуслык» оешмасы 30 еллык юбилеен бәйрәм итә

17 август 2019, 11:16 , Фото: tatar-congress.org

Бүген Әстерханның «Дуслык» оешмасы 30 еллык юбилеен бәйрәм итә Бу оешма өлкәдә милли һәм дини гореф-гадәтләрне үстерүче, татар халкының мәдәни кыйммәтләрен саклаучы бердәнбер оешма.

(Казан, 17 август, "Татар-информ" ). Бүген 18:00 сәгатьтә Әстерханның «Звездный» спорт комплексында Татарстаннан килгән иҗат коллективлары һәм ансамбльләре катнашында «Дуслык» татар җәмгыятенең 30 еллыгына багышланган концерт узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Концертның төп йолдызлары — Татарстанның халык артистлары Айдар Галимов, Резедә Шәрәфиева, Вил Усманов, шулай ук Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев һәм «Болгар» халык биюләре театры.

  • Әстерханның «Дуслык» татар иҗтимагый оешмасы 1989 елда оеша. Бу оешма өлкәдә милли һәм дини гореф-гадәтләрне үстерүче, татар халкының мәдәни кыйммәтләрен саклаучы бердәнбер оешма.
  • Җәмгыятьнең рәисе булып Алмаев Әнвәр Ибраһим улы тора. «Дуслык» татар җәмгыятенең «Яшь күңел» яшьләр канаты бар — җитәкчесе Данил Хәлморатов.

«Дуслык» җәмгыяте өчен 2019 ел – юбилей елы. Әстерхан татарлары 30 еллык актив эшләренә йомгак ясаячак. Алар туган телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен саклап кала алулары белән горурлана, диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10