ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сәламәтлек саклау министрлыгында эштә чипсылар сатуны чикләргә тәкъдим иттеләр

17 август 2019, 10:14

Ведомствода эш бирүчеләргә ашханә, кафе һәм автоматларда яшелчә соломкасы, алма чипсысы һәм бөртекле батончиклар сатарга тәкъдим итәләр.

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы эш бирүчеләргә офисларда һәм предприятиеләрдә тоз һәм шикәр югары булган продуктларны, аерым алганда, газлы эчемлекләр һәм чипсылар сатуны чикләргә тәкъдим итә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Тиешле тәкъдимнәр «Эшләүчеләрнең сәламәтлеген ныгыту» корпоратив модель программаларында китерелә», — диелгән хәбәрдә.

Ведомствода эш бирүчеләргә ашханәләрдә, кафеларда һәм автоматларда чипсы, крекер, газлы су һәм шоколад батончиклар урынына 2,5 проценттан кимрәк майлы йогурт, яшелчә соломкасы, алма чипсысы һәм бөртекле батончиклар сатарга тәкъдим итәләр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10