ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

17 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

17 август 2019, 21:00

17 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Миңнеханов һәм Цыбульский хезмәттәшлек турында килешү имзалады, Теләчедәге Театраль Сабан туенда WorldSkills флагын хөрмәтләү тантанасы узды.

Миңнеханов һәм Цыбульский хезмәттәшлек турында килешү имзалады / Нарьян-Марга эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов татар-башкорт җирле якташлар җәмгыяте активы белән очрашты һәм этник күргәзмәдә булды.

Шәймөхәммәтов һәм Сергеева Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары булды / Документ кул куелган көненнән үз көченә керде.

Гөлнара Зиннәтуллина телевидениедә иң еш ясала торган хаталы сүзләрне атады / Журналист “чара” һәм “бүгенгесе көндә” сүзләрен ничек кулланырга кирәк икәнен аңлатты.

WorldSkills чемпионатын ачу һәм ябу көннәрендә бушлай шаттллар йөриячәк / Тамашачыларга танырга уңайлы булсын өчен автобусларның кузовына чемпионат билгесе төшерелгән була.

Татарстанда дроннарның рөхсәтсез очулар саны өч тапкыр кимегән / Июль азагыннан башлап, рөхсәтсез очкан пилотсыз аппаратлар өчен штрафлар ун тапкыр – физик затлар өчен 50 мең сумга кадәр арткан.

Татарстанда беренче полилингваль комплекс киләсе уку елында эшли башлаячак / Казанның 165нче мәктәбе базасында өч телдә белем бирү комплексы ачылачак.

Татарстанда бөртекле һәм кузаклыларның чирегеннән артык мәйданы җыеп алынды / Республиканың алты районында бөртеклеләрнең уртача уңышы гектардан 40 центнердан артык чыга.

Рифат Фәттахов “Ялгыз агач” җырындагы төп герой – агачны тапкан / Продюсер аны табигать һәйкәле дип атаган.

Татарстанда күпфатирлы йортларның 80 проценты төзекләндерелгән / Программа кысаларында барлыгы 924 күпфатирлы йортны капиталь төзекләндерү планлаштырыла.

Теләчедәге Театраль Сабан туенда WorldSkills флагын хөрмәтләү тантанасы узды / Театраль Сабантуй 2005 елдан бирле уздырыла.

Татарстан ЮНЕСКО һәйкәлләренә законлы аерым мөнәсәбәтне ныгытырга планлаштыра / Болгар, Зөя һәм Казан Кремле ел саен үткәрелә торган мониторинг һәм карап тотуга өстәмә финанслау алырга мөмкин.

Рөстәм Нигъмәтуллин алданган өлешчеләр белән очрашты / Хәзерге вакытта Татарстанда 23 объект проблемалы булып кала, анда 4 меңнән артык кеше фатир алган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10