ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Шәймөхәммәтов һәм Сергеева Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары булды

17 август 2019, 09:23 , Фото: Егор Никитин

Шәймөхәммәтов һәм Сергеева Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары булды
 Документ кул куелган көненнән үз көченә керде.

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Татарстан Иҗтимагый палатасының хокук мәсьәләләре, иҗтимагый контроль, иҗтимагый экспертиза комиссиясе әгъзасы, Тукай районындагы милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Руслан Шәймөхәммәтов һәм «Бизнес-коррупциягә каршы» иҗтимагый процедуралар үзәге» башкарма рәистәше Гөлнара Сергеева Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең яңа әгъзалары булды.

Тиешле указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

«Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары итеп Сергеева Гөлнара Илдус кызын, Шәймөхәммәтов Руслан Мөнир улын билгеләргә карар бирәм», - диелә указ текстында.

Документ кул куелган көненнән - 14 августтан үз көченә керде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10