ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Олимпия чемпионы Анна Богалий-Титовец Сарманга килде

17 август 2019, 06:00

Биатлон буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы җыенда катнашучы балалар белән очрашты.

(Сарман, 17 август, "Татар-информ", "Сарман", Альбина Сабирова). Бу көннәрдә Сарманның Җәлил бистәсендә республика һәм Россиянең балалар биатлоны буенча җыеннар үтә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге спорт төрен үстерүгә саллы өлешен керткән биатлон буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы Анна Богалий-Титовец кичә, Җәлилгә барышлый, Сарманда да булды. Ул “Старт” спорт мәктәбенә керде, спорт белән шөгыльләнү шартлары белән танышты.

- Миңа биредә бик ошады. Чаңгы-роллер юлларыгыз бик яхшы эшләнгән. Мондагы спорт мөмкинлекләрен башкаларга да үрнәк итеп куярлык. Бик яхшы, булдырасыз, шул рухта дәвам итегез. Уңышлар телим сезгә, - диде ул, күргәннәреннән нәтиҗә ясап.

Җәлилдә спортчы җыенда катнашучы балалар белән очрашты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10