ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Мөслим районында уҗым культуралары барлык мәйданның 80 процентында суктырылган

17 август 2019, 03:00 , Фото: muslumirc.ru/

Мөслим районында уҗым культуралары барлык мәйданның 80 процентында суктырылган Район буенча һәр гектардан уртача 38 центнер уңыш чыга.

(Мөслим, 17 август, "Татар-информ", "Мөслим-информ" , Әлфинур Ногманова). Мөслим районында уҗым культуралары барлык мәйданның 80 процентында суктырылган. Бу турыда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә хәбәр иттеләр, дип яза җирле басма.

“Туган як” агрофирмасы һәм “Исламов” крестьян фермер хуҗалыгы көзге культуралар уңышын тулысынча җыеп алынган. Район буенча һәр гектардан уртача 38 центнер уңыш чыга. “Туган як”та гектар биреме тагын да югары – 41 центнер тәшкил итә. 

– Ындыр табагына 12 мең тонна ашлык кайтты. Аның 3750 тоннасы – көзге бодай, калганы – арыш. Икмәкне чистарту һәм киптерү җайланмалары аша үткәрәбез. Инвесторыбыз икмәк чистарту өчен Альфа-100 агрегаты кайтарды быел. “Чаллы икмәге” җәмгыятенә 7450 тонна күләмендә III һәм IV класслы азык-төлек ашлыгы озаттык инде. Калган ашлыкны да икмәк пешерү өчен җәмгыятькә тапшырачакбыз, – ди “Туган як” агрофирмасы генераль директоры Рәдиф Габидинов.

Бүген инде иртә срокларда чәчелгән сабан культуралары да өлгерде. Белгечләр көннәр аязганда бөтен көчне урып-җыюга туплау бурычын куя.

Бөртекләрнең дымлылыгы югары дип курыкмаска кирәк. Хуҗалыкларда икмәк киптерү җайланмалары бар. Кайткан ашлыкны чистартып, шулар аша үткәрү шарт. Киптергечләр җитешмәгән очракта ашлыкны җиңсәләргә тутыру максатка ярашлы.

“Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгында һәм “Август” җәмгыятенең ашлык кабул итү предприятиесендә әлеге яңалык яклау тапты инде. Машиналар икмәкне комбайннан ындыр табагына ташып өлгермәгәндә әлеге җиңсәләрне турыдан-туры басуда тутырырга да була, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10