ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Гөлнара Зиннәтуллина телевидениедә иң еш ясала торган хаталы сүзләрне атады

17 август 2019, 09:46 , Фото: Салават Камалетдинов

Гөлнара Зиннәтуллина телевидениедә иң еш ясала торган хаталы сүзләрне атады Журналист “чара” һәм “бүгенгесе көндә” сүзләрен ничек кулланырга кирәк икәнен аңлатты.

(Казан, 16 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Танылган журналист Гөлнара Зиннәтуллина телевидениедә иң еш хата ясала торган “чара” һәм “бүгенгесе көндә” сүзләрен ничек кулланырга кирәк икәнен аңлатты. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә Казан телевидение студиясенең алтмыш еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналы бәйрәмдә сөйләде.

“Мин телевидениедән җиде ел элек киткән идем, бөтен журналист “чара”сыз калды. Татарда шундый мәкаль бар: Аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума. “Чара” шул чакта гына кирәк. Сабантуй чарасына барган идем, диләр. Чара сүзе ул чарасызлыкта гына кулланыла. Бәйрәм – бәйрәм инде ул. Руслар да бит бәйрәм чарасы дип әйтми, “мероприятие” дип кенә әйтә”, - диде ул.

“Бүгенгесе көндә” конструкциясе дә шул ук, “бүген” - "бу көн" дигәннән алынган, ягъни "бүген" сүзен куллану да җитә”, - дип сөйләде журналист.

Гөлнара Зиннәтуллина “телевидение” сүзен һәм “телевизионщик” дигән кешене яратуын әйтте. “Ул шунда ук минем туганыма әйләнә. Мин илле елга сузылган телевизион тормышымны бәхет дип саныйм”, - ди ул.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10