ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов эш сәфәре белән Нарьян-Мар шәһәренә килде

16 август 2019, 20:45 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Миңнеханов эш сәфәре белән Нарьян-Мар шәһәренә килде Рөстәм Миңнехановның Ненец автоном округы губернаторы Александр Цыбульский белән очрашачак.

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ненец автономияле округына, Нарьян-Мар шәһәренә эш визиты белән килде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе составына Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары - баш геолог Рәис Хисамов һәм башкалар кергән.

Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре программасында - Ненец автоном округы губернаторы Александр Цыбульский белән очрашу, Татарстан Республикасы белән Ненец автономияле округы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалау.

Кичә, 2019 елның 15 августында, Ненец автоном округы администрациясе утырышында Татарстан Республикасы һәм Ненец автономияле округы арасында хезмәттәшлек турында Килешү проекты кабул ителде. Утырыш барышында НАО вице-губернаторы Юрий Бездудный хәбәр иткәнчә, килешүләр төбәк хакимиятләре эшчәнлегенең барлык өлкәләрен дә үз эченә ала.

«Бу килешүләр төбәкләр белән күп өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтү өчен мөмкинлек ача һәм, имза салганнан соң, мәгариф өлкәсендә дә, мәдәният һәм икътисад өлкәләрендә дә төрле өстәмә программалар барлыкка килер дип уйлыйбыз», - дип хәбәр итте ул.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов «Арктика» мәдәният йортында Ненец автономияле округының этнографик экспозициясе белән танышыр дип көтелә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10