ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Киләсе атна уртасына кадәр Татарстанда эссе һава торышы булачак

16 август 2019, 20:23 , Фото: архив

Киләсе атна уртасына кадәр Татарстанда эссе һава торышы булачак Республикада һава шартлары җылы атмосфера фронты йогынтысы белән бозылды.

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Киләсе атна уртасына кадәр Татарстанда эссе һава торышы булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Бүген, 16 августта, Татарстанның көнбатыш һәм төньяк районнарында актив атмосфера фронты коры һәм җылы һава торышы яшенле яңгыр һәм көчле җил белән алмашынды. Шул ук вакытта төбәкнең көнчыгыш һәм көньяк районнары җылы антициклон йогынтысында калды.

Иртәгә, 17 августта көньяк-көнбатыш циклонның һәм атмосфера фронты йогынтысында республикада һава торышы тотрыксыз булачак. Янә яшенле яңгыр, көчле җил һәм боз яварга мөмкин.

Якшәмбе, 18 августта, төнлә һәм иртән көньяк-көнбатыш циклонның атмосфера фронты Татарстанга яшенле яңгыр һәм секундына 15-20 метр тизлектә җил алып киләчәк. Көндез төбәк циклонның коры эссе һава торышы секторында булачак. Төнлә 15 градуска кадәр җылы, көндез 27-32 градус җылы булачак.

19 августта, дүшәмбе кыска вакытлы яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы 16 градус кына булачак, көндез +29 градуска кадәр күтәреләчәк, ә көньяк-көнчыгыш районнарда +32 градус булырга мөмкин.

Сишәмбе, 20 августта, һәм чәршәмбе, 21 августта Татарстанда эссе һава торышы сакланачак. 20 августта явым-төшем көтелми диярлек, 21 августта урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10