ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов торак базарында ике мөһим факторны атады

16 август 2019, 20:00 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов торак базарында ике мөһим факторны атады Президент торак төзегәндә, транспорт, социаль инфраструктурасы да кайгыртылырга тиешлеген ассызыклады

(Казан, 16 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов торак базарында ике мөһим факторны атады. Бу хакта ул Казанда Россия вице-премьеры Виталий Мутко катнашында "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проектын Татарстанда гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәдә әйтте.

"Без бит торакны күпме дә төзи алабыз, ләкин ике фактор мөһим. Ипотека үтемле булырга тиеш, бүген ул кыйбатрак. Аны арзанайту буенча күпмедер адым ясала, чөнки чыннан да торакка мохтаҗлар бар бит. Икенчесе - без зур комплекслы бурычларны хәл итәргә тиеш. Яңа микрорайоннар яңа стандартлар буенча булырга тиеш", - дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Президент торак төзегәндә, транспорт, социаль инфраструктурасы да кайгыртылырга тиешлеген ассызыклады.

"Безгә бертавыштан торакка сорауны арттыру өчен барысын да эшләргә кирәк. Әгәр комплекслы төзелеш булмаса, бу "метрлар" начар сатылачак. Янәшәдә балалар бакчасы, мәктәп, җәмәгать киңлеге булса, төзү стадиясендә үк тулысынча сатыла", - дип саный Рөстәм Миңнеханов. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10