ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Виталий Мутко: Торак комплекслар төзүчеләргә мәҗбүри таләпләр кертергә кирәк

16 август 2019, 19:04 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Виталий Мутко: Торак комплекслар төзүчеләргә мәҗбүри таләпләр кертергә кирәк 
"Территорияне комплекслы куллану стандарты илкүләм проект тарафыннан расланды, ләкин ул күрсәтмә-киңәш характерында гына", - диде ул.

(Казан, 16 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Торак комплекслар төзүчеләргә мәҗбүри таләпләр кертергә кирәк. Россия вице-премьеры Виталий Мутко Казанда "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проектын Татарстанда гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәдән соң журналистларга шул хакта әйтте.

"Без территорияләрне тулысынча үзләштерү стандартлары турында сөйләштек. Алар - торак йорт структурасы, торак фондка таләпләр, торак һәм торак булмаган корылмалар саны, түшәмнәр биеклеге, бизәлеш сыйфаты, төрле заманча технологияләрне куллану стандартлары. Шулай ук, территорияне ямьләндерү сораулары да күздә тотыла. Парковка урыннары, яшел зоналар, ял өчен төрле зоналар булуы", - дип аңлатты Мутко.

Ул бу документ буенча Төзелеш министрлыгы, торак төзелеше буенча үсеш институтлары, архитекторлар эшләгәнен әйтте. "Без дөнья практикасын өйрәндек. Территорияне комплекслы куллану стандарты "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проект тарафыннан расланды, ләкин ул күрсәтмә-киңәш характерында гына. Бүген төзүчеләр, проектантлар аны куллана ала", - ди Виталий Мутко.

Аның фикеренчә, дәүләт торак төзелешен махсус программалар аша стимуллаштырганда, ниндидер микрорайонга социаль инфраструктура, юллар өчен акча биргәндә, төзүче шушы стандартларга җавап бирергә тиеш, дигән таләпне язып куеп булыр иде. "Шушы стандартларны никадәр мәҗбүриләштерү дәрәҗәсен карадык", - диде вице-премьер. Ул киңәш-күрсәтмә характерыннан мәҗбүригә башта күчеш чоры булачагын әйтте .

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10