ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мутко: Торак өчен җир биләмәләрен проект ахырына кадәр контрольдә тоту кирәк

16 август 2019, 18:41 , Фото: tatarstan.ru

Мутко: Торак өчен җир биләмәләрен проект ахырына кадәр контрольдә тоту кирәк Ул торак күләме буенча Татарстанның илдә алтынчы, Идел буе округында беренче урында булуын әйтте.

(Казан, 16 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Торак төзелешенә тапшырыла торган җир участокларын проект гамәлгә ашырылганчы контрольдә тоту кирәк. Россия вице-премьеры Виталий Мутко Казанда "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проектын Татарстанда гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәдә шулай дип белдерде.

Ул 2012 елдан Татарстанга Торак өлкәсендә үсеш институты аша 20 җир биләмәсе бирелгәнен әйтте. Бүген "МЧС" торак комплексында өлешләп төзүдә проблемаларга юлыккан кешеләр белән очрашканын искәртте. Тапшырыла торган җир участокларын проект гамәлгә ашырылганчы контрольдә тоту кирәклеген әйтте.

"Алайса сәер килеп чыга: төзелеш өчен җир бирәбез, ә аннары проблемалар туа. Торак төзелеше өчен җир биргәнсең икән, проект гамәлгә ашканчы, күз уңында тот. Федераль җир бирелгән булган, хәзер нәрсә эшләп булуын карарсыз. Җир таратудан мәгънә юк. Барлык проектларны ахырына кадәр күзәтү кирәк. 2021 елга кадәр бу мәсьәләне хәл итәрбез дип уйлыйм", - диде Виталий Мутко.

Ул торак күләме буенча Татарстанның илдә алтынчы, Идел буе округында беренче урында булуын әйтте. "Республикада аерым караш: ТР Президенты каршында Дәүләт торак фонды булдырылган. Бу төзелештә генә ярдәм итеп калмыйча, проблемалы йортларны төзеп бетерүдә дә ярдәм итә. Бу өстәмә мөһим стимул", - дип белдерде Мутко. Былтыргы белән чагыштырганда, быел беренче яртыеллыкта торак 17 процентка күбрәк кулланышка кертелгәнен әйтте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алданган өлешчеләр белән бәйле очракларны булдырмау юллары эзләнүен әйтте. "Министрлык, Дом.рф башкарган эш өмет бирә, кешеләр белән аңлашу мөмкинлеге бар. Эшче төркем эшли. Сентябрьдә тагын бер тапкыр җыелып, эксроу-счетларны карап, финанслау ничек барганын карарга телибез", - диде.

Ул республика дәрәҗәсендә Төзелеш министрлыгы каршында баланс комиссиясе эшләгәнен әйтте. "Һәр ике атна саен төзүчеләрне, банкларны җыеп, эшнең никадәр алга киткәнен карыйбыз. Татарларда әйтмешли, атта да, тәртәдә дә бар гаеп", - диде Миңнеханов.

  • Эксроу-счет ул - банктагы махсус счет, билгеле бер шартлар үтәлгәндә, акча сатып алучыдан сатучыга күчә. Мондый счет өч як катнашында ачыла: сатып алучы, сатучы һәм эксроу-агент (банк). Өчьяклы килешү төзелә. Банк бу очракта килешү гадел булуын һәм акчаның сатучыга күчүен күзәтә.
  • АКШта, мәсәлән, мондый счетлар күчемсез милек белән килешүләрдә киң кулланыла. Килешү буенча бер як бурычларын үтәсә, тиешле документларны имзалап, акча эксроу-счеттан сатучыга күчә. Сатучы килешүдәге шартларны үтәмәсә, сөйләшенгән вакыт җиткәч, банк вклад суммасын эксроу-счетны ачкан кешенең исәп-хисап счетына күчерә.  

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10