ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда һәм илнең башка төбәкләрендә «Яшел Россия» экология өмәсе узачак

16 август 2019, 18:08

Акция кысаларында чаралар 7-28 сентябрь көннәрендә оештырылачак.

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Агымдагы елның 7-28 сентябрендә Татарстанда һәм илнең барлык төбәкләрендә «Яшел Россия» Бөтенроссия экологик өмәсе үткәрелә.

Бу акция - «табигатькә сакчыл карашның практик дәресе, аның максаты - экологик куркынычсызлык мәсьәләләре борчый торган барлык кешеләрне берләштерү, үсеп килүче буында табигатькә сак караш тәрбияләү һәм патриотик тәрбия дәресе үткәрү», - дип сөйли өмәне оештыручылар.

«Яшел Россия» иҗтимагый хәрәкәте активистлары барлык теләүчеләрне үз шәһәрләрендә һәм бистәләрендә, предприятиеләрдә һәм мәктәпләрдә, паркларда һәм ишегалларында акция чараларында катнашырга һәм тәртип урнаштырырга чакыра.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10