ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

"Татар-информ"да яшьләр өчен социаль торак конкурсы турында конференция узачак

16 август 2019, 16:46

Журналистлар 19 августта матбугат конференциясенә чакырыла.

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). 19 август көнне 13.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында яшьләр өчен социаль торак конкурсына багышланган матбугат конференциясе була.

Чарада Татарстан Республикасы Социаль ипотека программасы буенча яшьләр торак конкурсының башкарма директоры Наил Вяльшин һәм Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының дәүләт тармак программаларын тормышка ашыру һәм үстерү бүлеге башлыгы Владислав Усанов катнашачак.

Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте лидерлары арасында социаль ипотека программасы буенча торак алуга бәйге 2012 елдан бирле ел саен үткәрелә. Ул ташламалы шартларда яңа фатир алу мөмкинлеге бирә, бу яшь лидерлар өчен көчле этәргеч булып тора. Ел саен конкурста социаль ипотека программасында катнашу хокукын алучы 49 җиңүче ачыклана.

«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе оештырылачак. Теләгән кешеләр онлайн-видеога комментарийларда һәм WhatsApp мессенджерында +7 (927) 037-91-10 номеры буенча сораулар бирә ала. Массакүләм мәгълүмат чаралары pr@tatar-inform.ru электрон почтасы буенча аккредитация уза ала.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10