ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Виталий Мутко Татарстанның парклар төзекләндерү тәҗрибәсен тиражларга киңәш итә

16 август 2019, 16:23 , Фото: tatarstan.ru

Виталий Мутко Татарстанның парклар төзекләндерү тәҗрибәсен тиражларга киңәш итә РФ вице-премьеры шәһәр мохитен ямьләндерү буенча Татарстанның лидер булуын билгеләп узды.

(Казан, 16 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда җәмәгать киңлекләрен булдыру тәҗрибәсен тиражларга кирәк. Россия вице-премьеры Виталий Мутко бүген "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проектын Татарстанда гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

Ул шәһәр мохите буенча Татарстанның лидер, 2017 елда субъектлар арасында - беренче, 2018 елда дүртенче урында булганын билгеләп узды. "Тулаем алганда, сез лидер инде. 28 парк, 16 елга яр буе, пляжлар ямьләндерелгән. Иң мөһиме - кешеләрнең шушы эш белән мавыгуы. Бүген сездәге җәмәгать киңлекләрен булдыру тәҗрибәсен тиражларга кирәк", - диде.

Аның фикеренчә, бүген төзекләндерү, ямьләндерү буенча ирекле стандартлардан мәҗбүри фазага күчешне уйларга кирәк. "Бәлки, "Стимул" программасы буенча яңа проектлар турында килешүләр имзаланганда, территорияне комплекслы үзләштерү таләбен кертү кирәктер", - диде ул.

Виталий Мутко социаль-икътисади үсештә, бизнеста Татарстанның лидер, Россиядә икенче урында булуын әйтте. "Безнең өчен илкүләм проектны гамәлгә ашырганда бөтен проблемаларны сөйләшү мөһим. Мондагы проблемалар, мөгаен, бөтен илгә хастыр. Монда кулланыла торган эш алымнары безнең өчен мөһим", - диде.

Ул быел илкүләм проектлар буенча 5 млрд 560 млн сум акча планлаштырылганын искәртте. Федераль бюджеттан - 2 млрд 395 млн сум, республика казнасыннан 2 млрд 787 млн сум акча бирелә, шулай ук кече шәһәрләргә шәһәр мохите оештыруда конкурслар буенча 905 млн сум каралган.

"Хәзер 10 августка проект 75 млн сум күләмендә эшләр үтәлгән, 1,3 процент - бу бик аз. Өч еллыкка исәп тотып эшли башладык. Хәзер без яңа чаралар планлаштырабыз, тик бөтен алымнар, өстәмә финанслау акча кире кайтарылмаса гына биреләчәк. Былтыр кулланылмаган 200 млрд сум субсидия бюджетка кире кайтарылган. Моңа игътибарны юнәлтәм", - дип кисәтте Виталий Мутко.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10