ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Киләсе елдан Россиядә шәхси торак төзелеше буенча аерым программа кертелә

16 август 2019, 15:46 , Фото: tatarstan.ru

Киләсе елдан Россиядә шәхси торак төзелеше буенча аерым программа кертелә Виталий Мутко шәхси торак төзелеше буенча Татарстанга үз моделен күрсәтергә тәкъдим итте.

(Казан, 16 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елдан Россиядә шәхси торак төзелеше буенча аерым программа кертергә планлаштырыла. Бу хакта Казан Кремлендә "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проектын Татарстанда гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә Россия вице-премьеры Виталий Мутко хәбәр итте. Киңәшмә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында уза. 

Киләсе елдан шәхси торак төзелеше буенча аерым программа планлаштырабыз. Илдә беренче яртыеллыкта 30 млн кв метр торак кулланышка кертелгән, шуның яртысы индивидуаль йортлар, диде Виталий Мутко.

"Липецк өлкәсендә пилот проект башладык, 170 млн сум бүлеп бирелде. Сез шәхси торак төзелеше буенча үзегезнең моделегезне күрсәтсәгез, ел азагында без проектларга 500 млн сумга кадәр акча кайтарырга әзерлекне карар идек", - диде Виталий Мутко.

Ләкин, аның сүзләренчә, заманча механизмнарны, ипотека ставкаларын куллану кирәк. Шәхси торак өлкәсендә ипотекадан файдалану нибары бер процентны тәшкил итә, бу бик аз. Сезнең белән бу юнәлештә эшләү кызыклы булыр иде, ди ул.

"Стимуллаштыруга килгәндә, республика 1 млрд 425 млн сум алды. Ресурслар өстәү, ничек көчәйтү турында уйлаячакбыз. Торак мәктәп, балалар бакчасы булган җирлектә төзелсә, программа җитдирәк гамәлгә ашырыла. Бу өлкәдә проблемалар кызыклы. Илкүләм проектларны башлаганда, без хәзер "Стимул" программасын арттыруны карыйбыз", - диде Мутко.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10