ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда Себер карагае һәм Европа чыршысы клоннарын үрчетәчәкләр

16 август 2019, 15:36 , Фото: архив/Рамиль Гали

Татарстанда Себер карагае һәм Европа чыршысы клоннарын үрчетәчәкләр Татарстанның Урман селекция-орлыкчылык үзәге белгечләре урманнарда югары сыйфатлы, сәламәт агачларны эзли.

(Казан, 16 август, “Татар-информ”). Татарстанның Урман селекция-орлыкчылык үзәге белгечләре республика урманнарында үскән югары сыйфатлы Себер карагае һәм Европа чыршысы агачларын ачыклау белән шөгыльләнә башлады, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте. Максат – башка үз ишләреннән ныклыгы белән аерылып торган сәламәт агачларның клоннарын үрчетү.

"Әлегә Саба районы урманчылыгындагы агачларны тикшерәбез, аннан соң башка урманчылыкларга да барачакбыз. Югары сыйфатлы агачларны күрсәк, in vitro ысулы белән пробиркада аларның клоннарын үрчетәчәкбез", - ди үзәкнең микроклональ вегетатив үрчетү лабораториясе мөдире урынбасары Наил Ханов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10