ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Дәүләт Советына сайлауга 2,9 миллион бюллетень бастырыла

16 август 2019, 15:59

Бюллетеньнәр әзерләүне, участокларга алып баруны һәм санауны контрольдә тоту өчен эшче төркем төзеләчәк.

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Татарстанда VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлауларга 2,9 млн бюллетень бастырыла. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рус һәм татар телләрендә 2,9 млн данә сайлау бюллетеньнәрен, шул исәптән 99,2 мең данә сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексларын кулланып тавыш бирү өчен әзерләү турында карар чыгарды», - диделәр матбугат хезмәтендә.

Сайлаулар вакытында бюллетеньнәрне әзерләүне, китерүне, саклауны һәм санауны контрольдә тоту өчен ТР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларыннан һәм аппарат хезмәткәрләреннән эшче төркем төзеләчәк. Шулай ук сайлау бюллетеньнәрен әзерләү һәм китерү тәртибе расланды.

«Республика һәм бер мандатлы сайлау округлары буенча тавыш бирү өчен әзерләнгән бюллетеньнәр һәр муниципаль районда сайлаучылар саны буенча республиканың территориаль сайлау комиссияләре арасында бүленәчәк», – дип ачыклык кертте Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе карары нигезендә, участок сайлау комиссияләре составлары резервына 1,9 мең кеше кергән. Участок сайлау комиссиясе эшли башлаганчы, 28 августта участок сайлау комиссиясе составына вакантлы урыннар билгеләнәчәк. Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауда участок сайлау комиссияләре тулы составта эшли башлаячак.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау 8 сентябрьдә узачак. Тавыш бирү 2,8 мең участокка узачак. Республика парламентында илле партия исемлекләре һәм илле бер мандатлы сайлау округлары буенча депутат мандаты алмаштырылырга тиеш.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10