ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

«Татмедиа» газета-журналларына язылган Әтнә районы кешесе телевизор отты

16 август 2019, 15:12 , Фото: Солтан Исхаков

«Татмедиа» газета-журналларына язылган Әтнә районы кешесе телевизор отты Иң актив язылучылар бәйгесендә җиңүчеләргә йон юрган, мультиварка, блендер һәм ит тарткычы да бүләк ителәчәк.

(Казан, 16 август, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте нәшер иткән газета һәм журналларның иң актив укучы – Әтнә районыннан Рафаэль Мөхәммәтҗанов телевизор отты. Бүләкләрне бүген «Татмедиа» бинасында (Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт) уйнаттылар.

«Һәр ярты ел саен өч яки аннан артыграк басмага язылып, безгә үз квитанцияләрен җибәргән кешеләр арасында телевизор уйнатабыз. Бәйгегә Россиянең төрле төбәкләреннән (Кырым, Чиләбе, Екатеринбург, Пермь крае, Башкортстан һ.б.) заявкалар килә», - дип искәртте «Татмедиа» АҖ генераль директоры урынбасары Эльвира Исмәгыйлева.

Бәйгедә 178 абунәче катнашты. Алар арасында телевизор гына түгел, 12 комплект йон юрган, мультиварка, электр ит тарткычы һәм блендер да уйнаттылар.

Төп бүләк – телевизорга Әтнә районында яшәүче Рафаэль Мөхәммәтҗанов ия булды.

Абунәчеләргә бүләкләрне почта аша җибәрәчәкләр. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10