ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстан торак төзелеше күләме буенча алдынгы төбәкләр унлыгына керә

16 август 2019, 14:48

Татарстан торак төзелеше күләме буенча алдынгы төбәкләр унлыгына керә РФ вице-премьеры Виталий Мутко Казандагы кебек бөтен социаль инфраструктурасы булган комплекслы микрорайоннар төзелешен хуплады.

(Казан, 16 август, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстанда торак йортлар югары темплар белән төзелә, республика төзелеш күләме буенча алдынгы 10 төбәк арасына керә. Бүген Россия вице-премьеры Виталий Мутко Казанга эшлекле сәфәре вакытында журналистларга шул хакта белдерде.

«Татарстанда торак төзелеше темплары югары. Хәзерге вакытта төзелеш этабында 3,5 миллион квадрат метрдан артык торак исәпләнә. 2-2,6 миллион квадрат метр торак сафка бастырыла. Бу республика өчен бик зур күләм. Татарстан Россиядә торак төзелеше күләме буенча алтынчы урынны били», - дип искәртте Виталий Мутко.

Ул Казанның «Весна» торак комплексына барды, андагы 1,5 мең укучыга исәпләнгән зур мәктәп төзелешен карады. Ул быелның 1 сентябрендә ачылырга тиеш.

«Әлбәттә, безнең бурыч – шунда ук мәктәбе, балалар бакчасы, уңайлы ишегалды территориясе булган комплекслы микрорайоннар төзү. Ул һәр гаилә: өлкән яшьтәгеләр, балалы гаиләләр өчен дә уңайлы мөмкинлекләр тудырылган район булырга тиеш. Без бүген Казанда күргән микрорайонда боларның барысы да каралган», - дип искәртте вице-премьер.

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Президенты белән РФ Премьер-министры урынбасары Казан Кремлендә «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышына багышланган киңәшмә уздырачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10