ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Казанны туристлар кабул итү саны буенча Россиядә өченче шәһәр дип атадылар

16 август 2019, 14:31

Казанны туристлар кабул итү саны буенча Россиядә өченче шәһәр дип атадылар РФ вице-премьеры Виталий Мутко фикеренчә, халыкара дәрәҗәдәге чаралар уздырып, Татарстан бик күп туристлар җәлеп итә.

(Казан, 16 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Казан туристлар кабул итү буенча Россия шәһәрләре арасында өченче урында тора. Бу хакта РФ вице-премьеры Виталий Мутко бүген Казан Ратушасында ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында белдерде.

Виталий Мутко соңгы елларда республика территориясендә дөнья дәрәҗәсендәге зур масштаблы вакыйгалар уздыру туризмның үсешенә ярдәм итүен әйтте.

“Казан – бөтен дөньядан, Россиядән туристлар кабул итү саны буенча өченче урында тора. Бүген мин урамда Санкт-Петербургтан, Мәскәүдән килгән кешеләрне очраттым. Алар ял итәргә килгән. Республика ял һәм төрле чаралар уздыру өчен бик уңайлы җир буларак үзенә җәлеп итә”, – диде вице-премьер.

Виталий Мутко искәрткәнчә, берничә көннән Казан чираттагы җитди вакыйга – WorldSkills стандартлары буенча эшче һөнәрләр дөнья чемпионатын кабул итәчәк. Бу чарага барлык объектлар да әзер диярлек, волонтерлар сайланган.

“Без чемпионатның югары дәрәҗәдә узуына ышанабыз. Россия командасына – матур чыгышлар һәм җиңүләр, республикага – чемпионатны уңышлы итеп уздырырга телим”, – дип йомгаклады РФ вице-премьеры.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10