ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Виталий Мутко ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә белән танышты

16 август 2019, 13:42 , Фото: tatarstan.ru

Виталий Мутко ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә белән танышты Бүген Казан Ратушасында республикада җитештерелүче, ТАССРның 100 еллыгы символикасы төшерелгән продукция күргәзмәсе ачылды.

(Казан, 16 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бүген Россия вице-премьеры Виталий Мутко Татарстан башкаласына эшлекле сәфәре кысаларында ТАССРның 100 еллыгына багышланган һәм Татарстан агросәнәгать комплексы продукциясе күргәзмәләре белән танышты. 

"Made in Tatarstan" күргәзмәсе Казан Ратушасы бинасында оештырылды. Анда “ТАССРның 100 еллыгы” символикасы төшерелгән продукцияләр тәкъдим ителде. Азык-төлек кенә түгел, сувенирлар да – итекләр, сөлгеләр, аш-су бүлмәсе кирәк-яраклары, шулай ук кием-салым һәм алкоголь. Тарихи китаплар белән дә танышып булды.

“Илнең иң бай китапханәләреннән берсе – 3,5 миллион данә китап саклаучы Татарстан Милли китапханәсе фондларыннан ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм республика тормышындагы әһәмиятле вакыйгаларга багышланган китаплар, хәзерге заман тарихи басмалары тәкъдим ителде”, – диде китапханә директоры Сөембикә Җиһаншина.

Татарстан Дәүләт архивы да республика тарихын чагылдырган уникаль документлар белән таныштырды. “Күргәзмәгә 1921 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр тарихны барлаган документларны алып килдек. Алар төбәкнең сәүдә-икътисади элемтәләре, социаль-икътисади һәм мәдәни үсеше турында сөйли”, – дип билгеләп үтте ТР Дәүләт архивы хезмәткәре Динар Фатыйхов.

Биредәге иң борынгы документ – гарәп сәяхәтчесе Әхмәд ибн Фадланның Идел буе Болгарына сәфәре турындагы язмалары. Аерым стенд республиканың Бөек Ватан сугышы елларындагы тормышына багышлана. Ул вакытта Татарстанга 70тән артык фабрика һәм предприятие эвакуацияләнгән.

"Made in Tatarstan" күргәзмәсе ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышы уңаеннан ачылды. Әлеге утырыш бүген Виталий Мутко катнашында үтәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10