ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Санкт-Петербургның татар рәссамнары ТАССРның 100 еллыгына күргәзмә ачты

16 август 2019, 13:17

Санкт-Петербургның татар рәссамнары ТАССРның 100 еллыгына күргәзмә ачты Санкт-Петербургның Милләтләр йортында оештырылган күргәзмә 6 сентябрьгә кадәр эшләячәк.

(Казан, 16 август, “Татар-информ”). Санкт-Петербургның Милләтләр йортында ТАССРның 100 еллыгына багышланган рәсем күргәзмәсе ачылды. Анда Санкт-Петербургта яшәүче татар рәссамнары катнаша дип, хәбәр итте Татарстанның Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге.

Унбер рәссам үзенең әлеге 40 әсәрен быел иң элек июнь һәм июль айларында Казанда тәкъдим иткән иде. Хәзер аларның рәсемнәре Төньяк башкалада күрсәтелә.

Күргәзмә ачылышында даими вәкилнең урынбасары Дамир Сабиров, Милләтләр йорты җитәкчелеге һәм күргәзмәнең кураторы Илдус Вахитов чыгыш ясады.

Күргәзмә 6 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Анда Роман Абдуллин, Роберт Миф, Илдус Вахитов, Вәгыйс Адельшин, Сания Бәхтиярова, Азат Галимов, Әхнәф Зыякаев, Эльмира Мостафина һәм башка рәссамнарның хезмәтләре куелган.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10