ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстан аграрийлары бер миллион тонна ашлык җыеп алган

16 август 2019, 12:26 , Фото: Татар-информ архивы

Татарстан аграрийлары бер миллион тонна ашлык җыеп алган Суктырылган ашлыкның күләме буенча республиканың Зәй, Сарман һәм Азнакай районнары әйдәп бара.

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Татарстанда урып-җыю кампаниясе башланганнан алып, бүгенге көнгә 1 миллион тонна ашлык җыеп алынган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, 16 августка республикада бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 336,3 мең гектарда җыеп алынган. Бу әлеге культуралар игелә торган мәйданнарның 23,7 проценты дигән сүз.

«Оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, бүгенге көндә республикада 1 миллион 69,7 мең тонна ашлык суктырылган. Уңыш гектарыннан уртача 31,8 центнер тәшкил итә», - дип белдерде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов.

Суктырылган ашлыкның күләме буенча Зәй районы (71,8 мең тонна) әйдәп бара. Икенче урында - Сарман (52,6 мең тонна), өченчедә - Азнакай районы (49,2 мең тонна), дип искәртте министр урынбасары.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10