ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Башкортстан туган телне өйрәнүдә Татарстанда яшәүче башкортларга ярдәм итәчәк

16 август 2019, 12:06

Бүгенге көндә Татарстанда башкортларның күпчелеге Чаллыда яши.

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Башкортстан Татарстанда яшәүче башкортларга туган телләрен өйрәнергә ярдәм итәчәк. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Республиканың Чаллы шәһәре һәм Тукай районында яшәүче башкортларны туган телне өйрәнү мәсьәләсе борчыганлыгы кичә Уфада Россия төбәкләрендәге башкорт җәмгыятьләре вәкилләре һәм Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров катнашында узган очрашуда билгеле булды.

Татарстан башкортлары корылтае рәисе һәм Түбән Кама шәһәренең «Урал» башкорт милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Гали Хәсәнов сүзләренчә, элекке елларда мәктәптә башкорт теле укытылган, ә аннары якшәмбе мәктәбе карамагына тапшырылган. Бүгенге көндә башкорт гаиләләре үз телләрен өйрәнергә тели.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10