ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россиядә балаларның 20 проценттан артыгы никахтан тыш дөньяга килә

16 август 2019, 11:53

Росстат мәгълүматлары буенча, никахтан тыш бала табу өчен иң «популяр» яшь – 30 яшьтән 34 яшькә кадәр.

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Россиядә туган биш сабыйның берсе никахтан тыш дөньяга килә, аларны күбесенчә 30-34 яшьлек әниләр таба. Бу хакта Росстат мәгълүматларына сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

2018 елда Россиядә 1,6 миллион бала туган, аларның 21,2 процентын рәсми никахта тормаган хатын-кызлар дөньяга китергән. Бу барлыгы 350 мең сабый дигән сүз. Росстат мәгълүматлары буенча, 2017 елда да никахтан тыш туган балалар 21,2 процент тәшкил иткән.

Никахтан тыш бала табу өчен иң «популяр» яшь – 30 яшьтән 34 яшькә кадәр. 2018 елда дөньяга килгән 90 меңнән артык сабый әлеге категориягә кергән хатын-кызлар өлешенә туры килә.

Никахтан тыш туган балалар саны буенча (24,3 мең бала) Мәскәү беренче урынны били. Икенче урында – Мәскәү өлкәсе (16 мең), өченчедә - Чечен Республикасы (12,5 мең).
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10