ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Россия Вице-премьеры Виталий Мутко Казанга эш визиты белән килде

16 август 2019, 11:40 , Фото: архив

Россия Вице-премьеры Виталий Мутко Казанга эш визиты белән килде РФ Премьер-министры урынбасары ТАССРның 100 еллыгына әзерлек буенча Оештыру комитеты утырышын һәм эскроу-счетка күчү буенча киңәшмә уздырачак.

(Казан, 16 август, "Татар-информ"). Бүген Татарстанга эш визиты белән Россия вице-премьеры Виталий Мутко килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан  Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Республикага визиты кысаларында Виталий Мутконың берничә хөкүмәт киңәшмәсе планлаштырылган. Казан Кремлендә Россия вице-премьеры "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырачак. Моңа кадәр ул Казанның “Весна“ торак комплексында һәм Горки-Әмәт урманында булачак», – дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Шулай ук бүген Казан Ратушасында Виталий Мутко рәислегендә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча Оештыру комитеты утырышы узачак. Виталий Мутко Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча оештыру комитеты эшен җитәкли. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10