ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россиядә куркыныч этләрне борынчыксыз йөрткән өчен штраф кертергә тәкъдим итәләр

16 август 2019, 11:09

«Хайваннарга карата рәхимсез мөнәсәбәт турында»гы законда шундый тыю бар, әмма аны бозган өчен әлегә кадәр бернинди җәза да каралмаган.

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). «Күмәк яклау» иҗтимагый оешмасы президенты Марат Аманлиев Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володинга административ кодекска куркыныч этләрне борынчыксыз йөрткән өчен аерым маддә кертү тәкъдиме белән хат юллаган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы RT телеканалына сылтама белән хәбәр итә.

Эксперт сүзләренчә, 2018 елда кабул ителгән «Хайваннарга карата рәхимсез мөнәсәбәт турында»гы законда шундый тыю бар, әмма аны бозган өчен әлегә кадәр бернинди җәза да каралмаган.

«Потенциаль куркыныч эт һөҗүм итү нәтиҗәсендә гражданинның тормышы һәм сәламәтлегенә зыян килү ихтималы булганлыктан, шундый этнең хуҗасы өчен тиешле таләпләрне үтәмәгән өчен административ җаваплылык кертү зарур», - дип искәрткән хокук яклаучы үзенең хатында.

Аның фикеренчә, моның өчен 30-50 мең сум күләмендә штраф кертергә, биш тәүлектән ун тәүлеккә кадәр кулга алырга яки 30 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итәргә кирәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10