ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Омск өлкәсе Дуслык йортында мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтте

16 август 2019, 10:12 , Фото: tatar-congress.org

Омск өлкәсе Дуслык йортында мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтте Чара башланыр алдыннан Тара мәчете имамы Ратиф Әхмәтов кунакларны Корбан бәйрәменең барлыкка килү тарихы белән таныштырды.

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). 14 августта Омск өлкәсе Татар мәдәнияте үзәге - «Дуслык йорты» милли мәдәниятләр берләшмәсендә мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чара «Дуслык йорты» милли мәдәниятләр берләшмәсе белгечләре, «Нур» халык вокаль ансамблендә катнашучылар, «Ихлас» һәм «Йолдыз» мәчетләре тарафыннан әзерләнгән иде.

Барлык кунакларны бәйрәм табыны корылган иркен ишегалдында каршы алдылар. Чара башланыр алдыннан Тара мәчете имамы Ратиф Әхмәтов кунакларны Корбан бәйрәменең барлыкка килү тарихы белән таныштырды.

Бәйрәм табынында кунаклар сарык итеннән пешерелгән токмач ашыннан авыз иттеләр, чәй табынына исә һәркем үзе белән нинди дә булса милли ризык алып килде.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10