ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстан Икътисад министрлыгы Haier корпорациясе президенты лекциясенә чакыра

16 август 2019, 09:37

2015 елда Чжан Жуйминь Thinkers 50 рейтингында 50 иң яхшы дөньякүләм идарәче фикер ияләре арасына керде.

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). 29 августта КФУда Россиядә беренче тапкыр Haier корпорациясе генераль директоры Чжан Жуйминь лекция белән чыгыш ясаячак. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Лекция Haier корпорациясе мисалында заманча производство тарафыннан идарә итүнең яңа алымнарын булдыру дигән темага багышлана», - диелә хәбәрдә.

Чжан Жуйминь халыкара менеджмент һәм идарә итү тармагында инновацияләр өлкәсендә күп кенә бүләкләргә лаек булган. «IMD белән идарә итү өлкәсендә фикерләү лидеры», «Азия брендының мәңгелек рухи лидерлыгы өчен премиясе», «Дейл Карнеги лидерлыгы өчен глобаль премия» - әнә шундыйлардан.

2015 елда Чжан Жуйминь Thinkers 50 рейтингында 50 иң яхшы дөньякүләм идарәче фикер ияләре арасына керде.

Бушлай лекциядә катнашу өчен 20 августка кадәр түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://made-in-tatarstan.timepad.ru/event/1028379/

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10