ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Дин

Татарстанлылар Мурманск өлкәсендә "Имин шәһәр" системасын кертәчәк

16 август 2019, 08:23

"Иннополис" МИЗ резиденты проектын ике айдан соң башлап җибәрәчәкләр.

(Казан, 16 август, "Татар-информ"). «Иннополис» махсус икътисади зонасы (МИЗ) резиденты «Имин шәһәр» проекты кысаларында Мурманск өлкәсе халкына хәбәр итү системасын эшләячәк. Бу хакта «Татар-информ»га МИЗда сөйләделәр.

«Имин шәһәр» системасы белән бәйләнештә булачак Мурманск өлкәсе халкына хәбәр итү системасы 2019 елның октябрендә файдалануга тапшырылачак», - дип билгеләп үттеләр МИЗда.

Үзәкләштерелгән региональ автоматлаштырылган хәбәр итү системасы (РАСЦО) җиһазларга тавыш көчәйтү җайланмалары һәм тавыш көчәйткечләр тоташтырыла торган элемтә модуле булган шкафтан тора. Аның бәясе 73 млн сумга якын бәяләнгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10