ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Кама районында картларда узышу буенча республика ярышлары узачак

16 август 2019, 08:00 , Фото: tat.e-nkama.ru/

Түбән Кама районында картларда узышу буенча республика ярышлары узачак Бу юлы аларны моношәһәрнең 37 еллыгына багышладылар.

(Казан, 16 август, "Татар-информ"). 18 августта Кама Аланында "Олимпия" спорт комплексы янындагы автодромда "Стриж", "Пилот" һәм "125-Стандарт" классларында ТАИФ-НК кубогына картинг буенча республика ярышлары узачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ярышлар ел саен уздырыла торган күркәм традициягә әверелде. Бу юлы аларны моношәһәрнең 37 еллыгына багышладылар.

Исегезгә төшерәбез, узган ел махсус әзерләнгән трасса республиканың 15 шәһәреннән 67 яшь узышчыны җыйды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10