ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Чистай районында авыл клубында капиталь ремонт эшләре бара

16 август 2019, 02:00 , Фото: Чистай районының рәсми сайтыннан

Чистай районында авыл клубында капиталь ремонт эшләре бара Биредә эшләр 75 процентка башкарылган.

(Чистай, 16 август, "Татар-информ", "Чистай хәбәрләре" , Гүзәл Гомәрова). Чистай районында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча эшче төркем җитәкчеләре Кубасс авылы клубында бара торган капиталь ремонт эшләренең барышы белән таныштылар. Бу турыда Чистай районының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Объектны район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Павел Емельянов карап чыктылар. Кубасс авыл җирлегендә "Мәдәният" илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында авыл клубына капиталь ремонт ясала.

Район башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзелеш бүлеге хәбәр иткәнчә, эшләр 75 процентка башкарылган һәм объектны вакытында тапшыру өчен, подрядчы оешмаларга темпларны тизләтергә туры киләчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10