ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әтнәдә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре каралды

16 август 2019, 05:00 , Фото: Г.Мөхәмәдҗанова

Әтнәдә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре каралды Эшлекле очрашу барышында район эшмәкәрләре белән укулар узды.

(Әтнә, 16 август, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында эшлекле киңәшмә барышында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре каралды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Очрашу баланс комиссиясе кысаларында салым хезмәте һәм эшкуарлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил катнашында узды.Рөстәм Сибгатуллин күзәтчелек эшчәнлеген контрольдә тоту, ярдәм чаралары буенча эшкуарларга актуаль мәгълүмат җиткерде.

Эшлекле очрашу барышында район эшмәкәрләре белән укулар узды.

Түгәрәк өстәл эше "Баржа мәйданчыгында интернет-сәүдәнең заманча инструментлары", "Яңа сату базарларын эзләү", "Авыл хуҗалыгы перспективалары: ярдәм программалары һәм өстенлекләре"; " Әгәр сезгә тикшерү белән килсәләр нәрсә эшләргә"; "Икътисад министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган эшкуарларга финанс һәм финанс ярдәме күрсәтү чаралары" дип исемләнгән 5 секциягә бүленгән иде.

Чара барышында белгечләр эшкуарларның эше белән дә танышты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10