ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әгерҗедә “Игелекле капкачлар“ акциясе дәвам итә

16 август 2019, 01:00 , Фото: agryz-rt.ru/

Әгерҗедә “Игелекле капкачлар“ акциясе дәвам итә Әлеге акция өчен махсус ясалган арт-объектны капкачлар белән тутырырга күп калмаган инде.

(Әгерҗе, 16 август, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова).Бу көннәрдә “Әгерҗе яшьләре“ берләшмәсе активистлары һәм шәһәр халкы объектка капкачлар салу акциясе оештырдылар. Ул тулганнан соң, капкачларны сатудан кергән акчаны районның физик мөмкинлекләре чикле балаларга тапшырачаклар.

Исегезгә төшерәбез: арт-объектка тетра-пак, сыек продуктлар һәм су савытлары, майонез, горчица кебек дой-пак, сөт, кефир, йогурт башка сөт продуктлары саклана торган савытларның капкачларын җыеп барырга һәм махсус арт-объектка салырга кирәк.

Йөрәк формасындагы әлеге арт-объект район Мәдәният сарае территориясендә урнаштырылган. Аңа районда яшәүчеләр дә игелекле акциягә кушылуын раслаучы “Игелекле Әгерҗе“ дип аталган билге дә куелган.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10