ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Мөселманнар Диния нәзарәте A321 очкычын һәлакәтсез утырткан очучыны бүләкли

15 август 2019, 21:47

Дамир Йосыпов үзен геройларча күрсәтте, диелә бүләкләү карарында.

(Казан, 15 август, “Татар-информ”). Россия мөселманнары Диния нәзарәте Жуковский янындагы кырга авария хәлендәге очкычны төшереп утырткан Дамир Йосыповны Россия Мөфтиләр шурасының "Казанышлар өчен" медале белән бүләкләргә җыена. Бу хакта пәнҗешәмбе көнне Россия Мөфтиләр шурасының Instagramдагы рәсми битендә хәбәр ителә.

"Россия Мөфтиләр шурасы президиумы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте президиумы әгъзалары тәкъдиме буенча Россия мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдин һава судносы командиры Дамир Йосыповны үзен геройларча күрсәткәне өчен Россия Мөфтиләр шурасының "Казанышлар өчен" медале белән бүләкләргә”, - диелгән хәбәрдә.

  • Искәртеп үтик, Дамир Йосыпов Мәскәү янында Жуковский янындагы кырга авария хәлендәге очкычны һәлакәтсез төшереп утырта. Шулай итеп, A321бортындагы 226 пассажир һәм һәм 7 экипаж әгъзасының гомере саклап калына.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10