ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Татарстанда яңа уку елыннан "Мәктәпкә волейбол!" проекты гамәлгә ашырылачак

15 август 2019, 20:46 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Татарстанда яңа уку елыннан "Татарстанда мәктәп спорты чыннан да киңкүләмгә әверелде", - диде мәгариф министры Рафис Борһанов.

(Казан, 15 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда яңа уку елында "Мәктәпкә волейбол!" проекты гамәлгә ашырыла башлый. Бу хакта "Казан Экспо" үзәгендә республика август киңәшмәсе пленар утырышында ТР вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

"Татарстанда мәктәп спорты чыннан да киңкүләмгә әверелде. Министрлык тарафыннан мәктәпләрдә спортның уен төрләрен үстерүгә басым ясала. Бу уку елыннан Татарстанның Волейбол федерациясе инициативасы буенча "Мәктәпкә волейбол!" проекты гамәлгә ашырыла башлый. Фәрит Хәйруллович, (Дәүләт Советы Рәисе- Т.И.) бу процесста оештыру эше өчен рәхмәт!" - дип мөрәҗәгать итте министр.

Рафис Борһанов әйтүенчә, республиканың мәгариф өлкәсендә физкультура-спорт юнәлешендә 2,5 меңнән артык секция эшли, аларга 70 меңгә якын укучы йөри. Республикадагы база аларның санын тагы да арттыру мөмкинлеген бирә, дип саный министр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10