ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Күзәтүчеләр ачык штабы Дәүләт Советына сайлаулар турындагы сорауларга җавап бирә

15 август 2019, 21:23 , Фото: Рамиль Гали

Күзәтүчеләр ачык штабы Дәүләт Советына сайлаулар турындагы сорауларга җавап бирә Республика парламентына сайлауларга Татарстан Иҗтимагый палатасы инициативасы белән оештырылган кайнар линия эшли башлады.

(Казан, 15 август, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар уңаеннан сораулар һәм хәбәрләр өчен «Кайнар линия» Күзәтүчеләр ачык штабы базасында эшли башлады. Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм чакырылган юристлар татарстанлыларга тиешле аңлатмалар биреп кенә калмыйча, хокук бозулар турында гариза реестрын да алып барачак. Бу хакта Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин сөйләде.

«Бүген без сайлаучылардан сораулар кабул итәчәк кайнар линиягә анонс ясыйбыз. Безнең бурыч - җитешсезлекләр турындагы гаризаларны системага салу, ә аннары теге яки бу карарларны кабул итү», - диде Фомин. Татарстанлылар сентябрь сайлаулары, сайлау алды агитациясе, тавыш бирү процедурасы һәм башка күп кенә сораулар белән +7(843) 567-81-69 телефоны аша мөрәҗәгать итә ала. Шалтырату аноним түгел, шалтыратучыдан исемен, фамилиясен, әтисенең исемен, шәһәрен һәм телефон номерын хәбәр итүне сорыйлар. Бу кирәк булган очракта тулы җавап әзерләү һәм шалтырату өчен кирәк.

Сайлаучыларның мөрәҗәгатен Татарстан Иҗтимагый палатасы экспертлары кабул итә. Бүген татарстанлыларның сорауларына Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин җавап бирде.

  • VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә 2,8 мең участокта узачак. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10