ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Габдулла хәзрәт: Дамир һәрчак күккә тартылды

15 август 2019, 18:45

Кем ул Дамир Йосыпов? «ТНВ» герой-пилот дуслары белән аралашты.

(Казан, 15 август, «Татар-информ»). «ТНВ» герой-пилот дуслары белән аралашты. Алар элеккеге тикшерүченең күккә омтылуы һәм мәчеткә йөргән кешенең кайчан самолет штурвалы артына утыруы турында сөйләделәр.

Яңа шәһәр (Ульяновск) мәчете имамы Габдулла хәзрәт фикеренчә, Дамир һәрвакыт күккә тартылган, чөнки аның әтисе дә пилот иде, диде ул. Ә бу вакыйга турында сөйләгәндә, хәзрәт егетне күптән белүен әйтте. «Бик тәртипле кеше, мин аның мондый хәлгә эләккәч, самолетны алып чыгасына шикләнмәдем. Шалтыратып, котладым.

Кеше буларак та ул тәртиплелеге, төгәллеге белән аерылып тора», - диде хәзрәт.

Дамир турындагы хатирәләре белән Сызрань мәчете имамы Фәрит Ибраһимов та уртаклашты. «Дамир Йосыповның әти-әнисе Сызраньда яшиләр. Аның әтисе безгә мәчеткә йөри.

Аның ике туганы бар, алар да шулай ук Сызраньда яши. Дамир белән 2004 елда таныштык. Элек ул прокуратурада тикшерүче булып эшләде. Аннан Сызраньда юрист булды. Шуннан соң ул Ульяновскига китә һәм анда 5 ел очучылар көллиятендә укый. Хәзер Дамир Екатеринбургка күчте, ул анда Airbus самолетларында пилот булып эшли.

Мин Дамирны герой дип саныйм. Мин аның дөрес карар кабул итүенә һәм самолет утыртуына гаҗәпләнмим. Дамир - бик җаваплы кеше. Бу бигрәк тә ул юрист булып эшләгән чакта сизелә иде. Ул күп кенә кешеләргә һәм безгә дә ярдәм итте», - диде имам.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10