ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Спурт-банкның элеккеге башлыгы Евгения Даутованы банкрот дип игълан иттеләр

15 август 2019, 18:24

Евгения Даутовага карата конкурс производствосы ачылды.

(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Татарстан арбитражы бөлгенлеккә төшкән Спурт-банк идарәсенең элеккеге рәисе Евгения Даутованы банкрот дип таныды. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Даутовага карата конкурс производствосы ачылды, дип хәбәр ителә Арбитраж эшләре картотекасы материалларында.

Даутованы банкрот дип тану турындагы дәгъваны Татарстан Арбитраж судына Россия Үсеш һәм тышкы икътисади эшчәнлек банкы дәүләт корпорациясе юллаган. Таләп суммасы 3,7 млрд сум тәшкил итә.

«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, Казанның Вахитов районы суды Евгения Даутованы гомуми режимлы колониягә өч ел да бер айга хөкем иткән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10