ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Борһанов милли мәктәптә белем сыйфаты турында дискуссиягә нокта куелуын әйтте

15 август 2019, 18:16 , Фото: архив

Борһанов милли мәктәптә белем сыйфаты турында дискуссиягә нокта куелуын әйтте “11 ел буена укучы татар телендә белем алган, бу туган телдә белем алуның конкурентлы икәнен раслый”, - диде министр.

(Казан, 15 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). КФУ каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе укучысы Рамил Баһавиевның БДИ нәтиҗәләре буенча 399 балл җыюы милли мәктәптә белем сыйфаты турында дискуссиягә нокта куя. ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов шул фикердә. Бу хакта ул республика август киңәшмәсендә әйтте.

“Рамил Баһавиевның нәтиҗәләренә тукталасым килә. Ул БДИ буенча 399 балл җыйды, шул исәптән рус теле буенча – 100 балл. 11 ел буена укучы татар телендә белем алган, бу туган телдә белем алуның конкурентлы икәнен раслый һәм милли мәктәптә белем сыйфаты турында дискуссиягә нокта куя”, - диде Рафис Борһанов.

Министр әйтүенчә, милләттәшләребез Россиянең күп кенә өлкәләрендә һәм республикаларында яши, шул сәбәпле туган телне электрон укыту системасына кертү, Интернетның татар секторын киңәйтү зарурлыгы саклана.

  • Республикада системага чикләнмәгән керү мөмкинлеге булган «Ана теле» онлайн-мәктәбе гамәлгә ашырыла. Барлык регионнар өчен «Бала» мультимедиа китапханәсе һәм «Татар иле» электрон мәктәп энциклопедиясе ачык.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10