ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сызрань татарлары пассажирларын коткарган герой-очучы белән горурлана

15 август 2019, 17:54

Йосыпов һава судносы командиры булып бер ел гына эшли, әмма ул катлаулы очракта ориентлаша, идарәне үз өстенә ала һәм самолетны утырта.

(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Сызрань татарлары Airbus A321 самолеты пассажирларын коткарган герой-очучы биографиясе турында сөйләде.

  • «Урал авиалинияләре»нең 42 яшьлек пилоты, Мәскәүнең «Жуковский» аэропортыннан Симферопольгә оча торган самолет капитаны Дамир Йосыпов һәлакәткә юлыккан лайнерны кукуруз кырына төшереп утырткан. Ул борттагы 230дан артык кешенең гомерен саклап калган.

«Дамир Йосыпов – татар кешесе. Ул Красноярск крае Игарка шәһәрендә вертолетчы гаиләсендә туган. Аннан аларның гаиләсе Сызраньга күченгән. Соңгы елларда Йосыпов Екатеринбургта яшәгән», — дип сөйләделәр Сызрань Милли-мәдәни автономиясе матбугат хезмәтендә. «Урал авиалинияләрендә» пилот 2013 елдан бирле эшли, даими маршрутлар буенча да, чартер буенча да оча. Йосыпов сүзләренчә, аның лайнеры бортында «Ак Барс» хоккей командасы, «Рубин» футбол командасы уенчылары, шулай ук фигуралы шуу буенча Россия җыелма командасы булган.

Аның биографиясендә иң кызыгы — Дамир медицина комиссиясен уза алмый һәм беренче тапкырында очучылар көллиятенә керә алмый. Шуннан соң ул юристка укырга китә, әмма күк турында хыялланудан туктамый. 32 яшендә ул шулай да Богорыслан гражданлык авиациясенең очу көллиятенә укырга керә һәм укуын кызыл диплом белән тәмамлый.

«Мин беренче очышымны гомергә истә калдырдым, көллияттән Ан-2дә очтык. Хәтта үзем самолет белән идарә итүемә ышана да алмадым», - дип хатирәләре белән уртаклашты очучы. Һава судносы командиры булып Йосыпов бер ел гына эшли. «Шәхсән үз исемемнән һәм Милли-мәдәни автономия исеменнән очучы-герой, чын татар, чын кеше булуына соклануымны белдерәм», — диде Сызрань милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Ринад Шәрәфетдинов.

  • Бүген иртән самолетны ашыгыч рәвештә утырту булды. Очып киткәннән соң берничә минуттан самолет турбиналарына кошлар килеп эләгә, шуннан соң двигательләр шунда ук сүнә. Судно командиры кул идарәсе белән самолетны кырга утыртырга карар итә. Чөнки утыру полосасына кадәр судно барып җитмәгән булыр иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10