ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Свердловск губернаторы самолетны кырга утырткан экипажга рәхмәт белдерде

15 август 2019, 16:59 , Фото: соцсети

Свердловск губернаторы самолетны кырга утырткан экипажга рәхмәт белдерде Татарлар Дамир Йосыповка рәхмәт йөзеннән губернатордан Екатеринбургта Җәмигъ мәчетен салдыруны хәл итүне сорый.

(Казан, 15 август, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашов двигателе сүнгән пассажир самолетын кырга утырткан экипажга рәхмәтен белдерде. Бу хакта ул үзенең Инстаграмында хәбәр итте.

“Уральские авивлинии” рейсының батыр экипажына: һава судносының командиры Дамир Йосыпов, икенче пилот Георгий Мурзин, өлкән бортпроводник Дмитрий Ивлицкий, бортпроводниклар Надежда Вершинина, Дмитрий Гончаренко, Алия Слякаева, Яна Ягодинага батырлык һәм профессионализм өчен рәхмәтемне белдерәм”, - дигән ул.

Губернатор бу кешеләргә бүләк биреләчәген әйткән.

Губернаторның бу постына беренче комментарийны Бөтендөнья татар яшьләре форумының элекке җитәкчесе Тәбрис Яруллин язган. Ул #мечетьвподарок дигән комментарий калдырган.
Комментарий калдыручы башка татар активистлары да Екатеринбургта Җәмигъ мәчетенә урын табылмау проблемасын хәл итүне сорый.

“Евгений Владимирович, Дамир Йосыпов өчен иң яхшы бүләк Екатеринбургта Җәмигъ мәчетен төзү булачак”, - дип яза Гөлназ Бәдретдинова. “Дамир абый Йосыпов үзенең бу гамәле белән татарларның Ватанның лаеклы улы булуларын исбатлады. Ә татарларга һәм мөселманнарга мәчет кирәк. Бу сорауны хәл итегез, зинһар өчен”, - дип язган форум рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10