ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Камал театры кассасында төрле телләрдә исәнләшкән кешеләргә ташлама ясыйлар

15 август 2019, 16:51 , Фото: Султан Исхаков

Камал театры кассасында төрле телләрдә исәнләшкән кешеләргә ташлама ясыйлар 
 "Ягымлы тамашачы" акциясе 21 августта "Исәнмесез!?./Сез исәнме!?.” спектакленә билет сатып алганда гамәлдә булачак.

(Казан, 15 август, “Татар-информ”, Марат Ишкилдин). Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры 21 августтан "Ягымлы тамашачы” акциясен оештыра. Акция 21 августта "Исәнмесез!?./Сез исәнме!?.” спектакленә билет сатып алганда гамәлдә булачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов хәбәр итте.

“Бу юлы без “Ягымлы тамашачы” акциясе игълан иттек. Акция кагыйдәләре буенча, кассада тамашачы төрле телләрдә исәнләшсә, аңа ташлама ясалачак. Башка телдә бер сәламләү 5 процент ташламага тигезләнә. Билетларга максималь ташлама 50 процентны тәшкил итәчәк”, - диде Илфир Якупов.

21 августта 17 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр театр кассасында “Исәнмесез” яки “Здравствуйте” дип әйтергә була. Төрле телләрдә әйтелгән һәр сәламләү сүзе өчен тамашачы 5 процент ташлама ала. Театр кунаклары “Исәнмесез”не никадәр күбрәк әйтсә, ташлама шулкадәр зуррак була. Ташламаның иң зур күләме – 50 процент.

"Мәсәлән, кассада сез “Исәнмесез”, “Здравствуйте” һәм “Hello” дип исәнләшсәгез, сез 15 процент ташлама алачаксыз”, — диделәр театрның матбугат хезмәтендә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10