ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов полиция хезмәткәрләренә яңа машина ачкычлары тапшырды

15 август 2019, 16:27 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов полиция хезмәткәрләренә яңа машина ачкычлары тапшырды ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм Татарстан авылларында эшләүче участок уполномоченныйлары «Нива» и «Лада X-Ray» автомобиле иясе булды.

(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохорин ЮХИДИ хезмәткәрләренә һәм полиция участок уполномоченныйларына яңа 80 автомобиль ачкычы тапшырды. Машиналар республика бюджеты хисабына сатып алынган. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов, полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, төбәк икътисадының тотрыклылыгы һәм алга таба үсеше Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең профессиональлеге аркасында тәэмин ителүен искәртте.

Торжественное вручение Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым служебного автотранспорта подразделениям МВД по Республике Татарстан

«Юл хәрәкәте иминлеге, җинаятьчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре - безнең уртак эшебез. Республика сезгә һәрвакыт кирәкле ярдәм күрсәтте һәм күрсәтәчәк. Республика кабул итә торган барлык чаралар, шул исәптән халыкара дәрәҗәдәгеләре дә, иң югары дәрәҗәдә уздырылачагына ышанам», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты якын көннәрдә Татарстанга WorldSkills һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионатында катнашучылар һәм кунаклар киләчәген искә төшерде.

Торжественное вручение Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым служебного автотранспорта подразделениям МВД по Республике Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Эчке эшләр органнарының барлык хезмәткәрләренә республика үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт әйтте һәм  уңышлы хезмәт теләде.

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры Артем Хохорин республика җитәкчелегенә оператив-хезмәт эшчәнлегенең төрле аспектларын хәл итүдә ярдәм күрсәтелгәне һәм даими булышулары өчен рәхмәт әйтте. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10