ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

WorldSkills чемпионаты мәдәни программасын «Печән базары» фестивале ача

15 август 2019, 16:11 , Фото: Султан Исхаков

WorldSkills чемпионаты мәдәни программасын «Печән базары» фестивале ача
 17-18 августта Казанда «Печән базары» заманча татар мәдәнияте фестивале узачак.

(Казан, 15 август, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Казанда WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләре дөнья чемпионатының мәдәни программасы «Печән базары» заманча татар мәдәнияте фестивале белән ачыла. Анда 120 дизайнер һәм 15 төрле мәйданчык тәкъдим ителәчәк. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова хәбәр итте.

«Быел безнең фестиваль WorldSkills эшче һөнәрләре чемпионатының мәдәни программасын ачачак һәм ул 17-18 августта узачак», - диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова.

Быел дизайн-маркет катнашучылар географиясен киңәйтте. Казанда Удмуртия, Коми, Казахстан һәм Алтай республикалары дизайнерлары үз эшләрен тәкъдим итәчәк.

«Фудкорт эшләячәк, анда татар фермерлары үз продукциясен тәкъдим итәчәк», — дип өстәде Ленария Мөслимова.

Фудкорт һәм дизайн-маркеттан тыш, фестивальдә тагын 13 мәйданчык эшләячәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10