ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә

15 август 2019, 16:44 , Фото: архив

Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә
 Көндез термометр баганасы +24..+29 градуска кадәр күтәреләчәк.

(Казан, 15 август, «Татар-информ»). 15 августтан 16 августка каршы төндә, шулай ук иртәгә иртән Татарстан территориясендә яшенле яңгыр булуы, боз явуы, томан көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Төнлә һәм көндез республиканың көнбатыш районнарында яшенле яңгыр фаразлана. Бу чакта кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Кайбер районнарда, шул исәптән Казанда, көчле яңгыр һәм боз явуы ихтимал", диелә бу хәбәрдә.

Төнлә һава температурасы +13..+18 градус булачак, көндез +24..+29 градуска кадәр күтәреләчәк.

  •  КФУ профессоры Юрий Переведенцев Татарстанга 10 көнгә җылы һава торышы кайтуы турында сөйләгән иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10