ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов «Столбище» полиция бүлегенең төзекләндерелгән бинасын ачты

15 август 2019, 15:29 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов «Столбище» полиция бүлегенең төзекләндерелгән бинасын ачты
 Чарада Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохорин, районның хокук саклау органнары һәм эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

(Казан, 15 август, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Лаеш районының  «Столбище» полиция бүлеге бинасы районында капиталь ремонттан соң ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Бүген без, полиция бүлегенең административ бинасын капиталь ремонтлауны тәмамлау уңаеннан, әлеге мәйданчыкта торабыз. Без монда шәһәр янындагы иминлекне тәэмин итә торган структураның ни дәрәҗәдә мөһим һәм кирәкле булуын аңлыйбыз», – диде Президент. Тантана вакытында Рөстәм Миңнеханов Россия Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы бүлеге башлыгына хезмәт автомобиле ачкычы тапшырды.

Посещение Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым отделения полиции "Столбище" отдела МВД России по Лаишевскому району после капитального ремонта здания

«Шәхси состав өчен яхшы эш шартлары булу – бу ышанычлылык, иминлек һәм оперативлык нигезе. Капиталь ремонт проектын гамәлгә ашыруда катнашкан кешеләргә рәхмәт. Бүлекнең шәхси составына башкара торган хезмәтләре өчен рәхмәт. Эшегез уңайлы булсын, ә бу бина һәм автомобиль сезнең оперативлыкны арттырсын һәм хезмәт итү өчен мөмкинлекләр бирсен иде», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Посещение Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым отделения полиции "Столбище" отдела МВД России по Лаишевскому району после капитального ремонта здания

Чарада шулай ук Татарстан буенча Эчке эшләр министры, районның хокук саклау органнары һәм эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты. Артем Хохорин үз чыгышында бүлек бинасының йөз процентка үзгәргәнлеген әйтте.

Посещение Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым отделения полиции "Столбище" отдела МВД России по Лаишевскому району после капитального ремонта здания

Артем Хохорин узган ел баш бүлек ремонтлануын һәм полиция участок уполномоченныйлары өчен алты административ-торак комплексы төзелүен искәртте.

Министр фикеренчә, мондый шартлар Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә республикада нәтиҗәлелек буенча лидерлар арасында булырга мөмкинлек бирә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10