ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстан Төрекмәнстанга газны мотор ягулыгы буларак куллануда ярдәм тәкъдим итә

15 август 2019, 15:18 , Фото: архив tatarstan.ru

Татарстан Төрекмәнстанга газны мотор ягулыгы буларак куллануда ярдәм тәкъдим итә Татарстан предприятиеләре автомобиль техникасын сыекландырылган табигый газга күчерү буенча үз тәҗрибәсе белән уртаклашачак.

(Казан, 15 август, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына сыекландырылган табигый газны куллануда Төрекмәнстанга ярдәм күрсәтергә йөкләмә бирде. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Төрекмәнстандагы административ үзәкләрнең берсендә сыекландырылган табигый газны мотор ягулыгы буларак куллану буенча сынау проекты әзерләргә йөкләмә бирелде. Әлеге проектны әзерләүдә безнең сәнәгать предприятиеләре дә катнаша алыр иде», - диде Лилия Галимова.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстанның сәнәгать компанияләре республика Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов тарафыннан әйтелгән теләкләрне исәпкә алып, Төрекмәнстан белән хезмәттәшлекне киңәйтү буенча тәкъдимнәр әзерләргә тиеш.

«Татарстан – сыекландырылган табигый газга күчү буенча Россиянең сынау төбәге. Бездә машиналарны газга көйли торган компанияләр бар. Республикада булган тәҗрибәне аларда да куллану җаен табарга кирәк. Алар моның белән кызыксына, чөнки Төрекмәнстан газга бик тә бай ил», - дип ачыклык кертте Лилия Галимова.

  • Рөстәм Миңнехановның Төрекмәнстанга ике көнлек эш сәфәре 12 августта төгәлләнде. ТР Президенты Беренче Каспий икътисади форумында катнашучыларга республика предприятиеләрен тәкъдим итте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10